Адашкан курчак

  Бала жанлы булмадын син ,Эткэй,
Мэрхэмэтсез иден шул чаклы.
Эле булса котэм  вэгъдэ иткэн,
Бодрэ чэчле матур курчакны.

Тэрэзэдэн кузне алмый коттем,
Йорэгемэ тапмыйча форсат.
Туган конен белнн,кызым-диеп
Булэк итмэден син бер курчак.

Балам,диеп бэйрэм коннэрендэ
Килеп эйлэнмэден шул чакта.
Сояр кызын бит мин,син,эткэем,
Алып бирэлмэден курчак та.

Энкэй,сина бик зур рэхмэтлебез,
Дорлэп яна син торткэн учак.
Эткэй булэге  дип кочып яттым,
Э ул булган син теккэн курчак.

Куенымда  хэзер тере курчак,
Жаннарыма якын шул чаклы.
Э кунелем минем хаман котэ,
Матур кулмэк кигэн курчакны.

Башны иеп,эткэй,каберенэ
Чэчэклэр салырмын мин, берчак.
Адашыплар йори,мине тапмый,
Хыялымда калган бер курчак.

Бала кунеленэ омет салып,
Вэгъдэ итмэ жансыз курчак та.
Укенечлэр килер,бик сон булыр
Болгеннектэ,хэлсез шул чакта.


Рецензии