Эниемнен йоряк жылысы

Стихи написала с благодарностью к своей матери.
При последней встрече мама меня приятно удивила передав мне на хранение пожелтевшую фотографию моей юности. Оказывается, она эту фотографию хранила около сердца, все сорок лет. Мне на фотографии 15 лет. Данный поступок матери меня потряс, конечно же, не догадывалась о ее любви и трепета по отношению ко мне, так у нее еще шестеро детей после меня.

Стихи написала на татарском языке, разместила в разделе "Рецензии", так как здесь нет восприятия татарских букв.
Заранее благодарна читателям. С уважением, Танзиля.


Рецензии
Әнием тоткан сары карточка,
Бәллүр пыяладай сакланып,
Каушап сузды миңа кулларын,
«Җыеп куя күр» – диеп, акланып.

Кечкенә генә кәгазь кисәген,
Саклаган әнкәй йөрәге түрендә,
Кырык ел буе бәгърен кискәләп,
Җылыткан бугай, салкын көнендә.

Сиздеңме әнкәй, йөрәк җылың,
Кырык ел буе мине саклады,
Сары кәгазь кебек саргаеп,
Янып көюдән мине яклады.

Сары кәгазь - ялтыр чәмчә,
Су агышы тапкан юл сыман,
Балаң гомере - мөлдерәп чишмә,
Шаулап аккан сулары сыман.

Чиксез рәхмәт ярата белүеңә,
Кайнар йөрәкле иркен күңелеңә,
Шифа догаларың куәт әнкәй,
Көч-дәрт бирә моңсу күңелемә.

22.11.2019.

Танзиля Амирхан   01.12.2022 00:40     Заявить о нарушении