Энием сиренняре
В стихотворении описаны переживания сына по поводу редких встреч с матерью, боль расставания.
Приношу свои искренние соболезнования по поводу такой утраты.
Стихотворение написала на татарском языке, разместила в разделе "Рецензии", так как здесь нет восприятия татарских букв.
Заранее благодарна читателям. С уважением, Танзиля.
Свидетельство о публикации №119110604165
Утырттың әнкәй, сирень куакларын,
Язлар килүгә чәчәк атарга,
Әллә сизеп гомерең кыскалыгын,
Соңгы бүләк булдыңмы ясарга.
Нинди уйлар булды күңелеңдә,
Әйтер сүзләрең күпләп калгандыр,
Серләреңне күңел түрләрендә,
Саклый-саклый йөрәгең талгандыр.
Хәтеремдә әнкәй, һәр көннәрең,
Сагынып ашлар көйләп куйганың:
«Иртән булмаса, бәлки төннәрен,
Кайтыр балам?» - диеп уйладың.
Кушымта:
Сирәк кайтуымны кичер, әнкәй!
Сагышымнан йөрәгем сызлана.
Өй артында синең сиреннәрең,
Югалту кайгысыннан саргая.
06.11.2019.
Танзиля Амирхан 18.12.2025 18:52 Заявить о нарушении