Гомер йомгагы

Язнын матурлыгы - чэчкэлэрдэ,
Киек казлар, горлэвеклэрдэ.
Яшьлек яме балачакта,
Тэгэрэп уйнар чакта.
Кайгы белми, жиллэр куып
Колындай чабар чакта.

Жэйнен матурлыгы - жилэклэрдэ,
Торле тосле кубэлэклэрдэ.
Усмер чак - гашыйк булып
Йорэк дорлэп янар чакта.
Хислэр ургып-ургып ташып
Соеп-соелер чакта,
Ут булып янар чакта.

Кознен матурлыгы - милэшлэрдэ,
Кып-кызыл тэлгэшлэрдэ.
Олыгаеп, балалар устереп,
Бишек жырын койлэр чакта.
Парын белэн инне-ингэ терэп,
Соелешеп hэм дэ соенешеп,
Тормыш юлын бергэ гизгэн чакта.

Кышнын матурлыгы - ак карларда,
Сафлыкта, тынычлыкта.
Картлык котеп, оныклар устереп,
Бишек жырын кабат койлэр чакта.
Парын белэн кузне-кузгэ тобэп,
Бер-беренне ярты суздэн анлап,
Сау-сэламэт гомер коткэн чакта.

11.08.2019


Рецензии