Илгам бэете

Илгам бэете.

2015 елнын 7 апрелендэ юл фажигэсендэ вафат булган сыйныфташым - Ханипов Илгамга багышлыйм.

Апрельнен жидесендэ
Тетрэндерде синен хэбэрен.
Очрашканга инде купме вакыт,
Белэ алмадым синен хэллэрен.

Эйтсэлэр дэ ышанмадым,
Хэм ышанмыйм эле дэ.
Туганнарын елыйлардыр -
Керэм алар хэленэ.

Апрель бит ул язларнын
Ни башы,ни ахыры...
Син яшь иден, сыйныфташ,
Шулай язган ахыры.

Ике авыл уртасында
Эжэлен коткэн икэн.
Егерме жиде яшендэ
Гомер озелсен икэн...

Кеше китэ, э кунелдэ
Кала анын жылысы.
Шундый кочле булгандыр шул
Синен сонгы сулышын.

Ни кичергэндер этиен
Сине алып кайткан чакта?!
Нилэр уйладын икэн син,
Шул юлдан кайткан чакта?

Озатырга кайттык сине,
Кузлэрдэ яшьлэр иде...
Эти- эниен, туганнарын
Синсез нишлэрлэр инде...

"Балам!" - диеп озелэдер
Эниеннен узэге.
Бу кайгыдан елый - елый
Беткэндер лэ кузлэре.

Яшьлэй гомерлэр озелэ,
Ник озелэ? Кем белэ?
Минут саен куз алдымда:
Гел елмая... Гел колэ...

Очрашырбыз диеп сойлэшенгэн иде
Унбишенче елнын жэендэ.
Беркем белми инде ни буласын,
Барсы да бит Ходай иркендэ.

Мэктэп елларын искэ тошерсэк тэ,
Ышанмыймын синен юклыкка.
Хэтерлим мин синен бай икэнен
Шаянлыкка хэм дэ шуклыкка.

Похтэ иден, сабыр хэм тэртипле,
Укуда да алда иден бит.
Нинди сорауга да жавапны
"Кесэннэн" генэ ала иден бит.

"Курешербез эле!" -диеп
Елмаеп эйтэ кебек.
Эле хаман ышанмыйм,
Эле хаман тош кебек.

Ник язмышны булмый икэн
Узгэртеп бер мизгелдэ?!
Сине уйлап барсынын да
Узэклэре озелэ.

Язлар килгэч , кошлар кайта,
Э син кайларда икэн?
Зират кылгач, ник шул вакыт
Аннан чыгу юк икэн?

Сабырлык телим барсына ,
Синнэн сон калганнарга.
Бала хэсрэте бирмэсен
Моннан сон Аналарга.

Эх, сыйныфташ, шуны белэм
Яшь иден бит элегэ.
Тик беркем килми бу жиргэ
Яшэрмен дип мэнгегэ.

Сузлэр житми, уйлар бетми,
Сине сайлаган язмыш.
Ничек кенэ тырышсак та
Язмыштан юк узмышлар.

Коннэр, айлар , елларын да
Экренлэп утэрлэр.
Чын дусларын каберенэ
Чэчэк куеп китэрлэр.

Ул чэчэклэр елмаешып,
Сине саклап торырлар.
Э куктэге ай - йолдызлар
Юлынны яктыртырлар.


Рецензии