Жавап котэм

Жавап котэм.

Динара Мухамаева - Шакирова

Нигэ йорэк сина ашкына,
Нигэ мин сине котэм?
Уйлый - уйлый конем утэ,
Елап йокыга китэм...

Нигэ икэн тошлэремдэ
Гел сине генэ курэм?
Сине сагынып, матурым,
Чэчлэрем урэм - сутэм.

Бергэ булган коннэребез
Хэрвакыт минем истэ.
Сине кургэн саен гына
Кутэрелэмен оскэ.

Тик очрашулар сирэк шул,
Очрашкач та бик тизгэ.
Эреплэр китэм, бэгърем,
Карагач минем кузгэ.

Яратаммы эллэ сине?
Тик синнэн жаваплар юк...
Бик ягымлы сойлэшсэн дэ,
Кунелдэ тынычлык юк.

Эйтмисен дэ "яратам" дип,
"Сагындым", "юксынам" дип.
Син эйтмэгэч, мин дэ дэшмим,
Кайчан да ишетермен дип...


Рецензии