Авылыма кайтам эле

Авылыма кайтам эле.

Динара Мухамаева - Шакирова

Авылыма кайтам эле,
Кайтам эле авылыма .
Урман -кырларын курергэ
Бала чакта уйнап ускэн
Хэтфэ чирэм остендэ йорергэ.

Авылыма кайтам эле,
Кайтам эле авылыма.
Чишмэ суларын эчэргэ,
Инеш суларында су чэчрэтеп
Яшь чактагы кебек йэзэргэ.

Авылыма кайтам эле ,
Кайтам эле авылыма.
Урамнарында бер йорергэ
Бала чакта бергэ ускэн
Дус- ишлэремне курергэ.


Рецензии