Язмыш!!!
Динара Мухамаева - Шакирова
Эй, язмыш, язмыш, язмыш,
Ник сон юк синнэн узмыш?!
Ник тугел без телэгэнчэ,
Бармый сон безнен тормыш?
Телим яшэргэ башкача
Узем тик телэгэнчэ.
Никадэр нык телэсэм дэ
Яшэп булмый минемчэ.
Мин генэ шулай уйламыйм,
Шулай уйлый халык та.
Яшэсэк иде хэрвакыт
Бэхет, куаныч, шатлыкта.
Соеп хэм соелешеп,
Яратып - яратышып.
Яшисе иде бергэлэп
Сагынып - сагынышып.
тормышыбыз тигез тугел,
Яшибез без конлэшеп.
Нинди бэхет булсын ди ул,
Яшэгэчтен уртэшеп.
Алдау, талау, сугышулар
Эйлэнделэр гадэткэ.
Яшибез инде, эйтерсен,
Тормыш килгэн эжэткэ.
Кунак кына доньяда без,
Ник шуны анламыйбыз?!
Бэлки анлаган мэлдэ дэ
Анларга тырышмыйбыз...
Сугыш бара арабызда,
Хэр кеше узе очен.
Килдекмени бу тормышка
Сугышып яшэр очен?!
Свидетельство о публикации №119031309219