Нинди кыска кеше гомерлэре
"Акча", - диеп хаман чабабыз.
Бер-береннен кадерлэрен белми,
Кайвакытта яра салабыз.
Нинди кыска кеше гомерлэре,
Син мэнгелек кебек узенэ.
Э ул бер сорамый телэклэрне,
Котмэгэндэ генэ озелэ.
"Байлык",- дибез, бер дэ уйламыйбыз,
Китеп баргач безгэ ни кирэк?
Байлыкмы сон, эллэ боек исем
Ин зурлардан булган бер телэк?
Сорамыйлар синнэн:"Баймы?",-диеп
Карамыйлар синен исеменэ.
Ике генэ юлын-эллэ тэмуг,
Эллэ жэннэт тияр узенэ.
Нинди кыска кеше гомерлэре,
Мэнгелеккэ килми берсе дэ.
Дорес яшик, кеше булып яшик
Тик бер генэ килгэн гомердэ.
Свидетельство о публикации №119022101921