Бир ходаем тик саулык

Салмак кына атлап урам буйлап
Эштэн кайтам жылы оемэ
Ак кар шыгырдый аяк астында
Яктылык балкый , буген кунелдэ.

Ходайга рэхмэт укыйм кон саен
Саулыкны мина биреп торганга
Бар якыныма иминлек телим
Кичен ятканда, иртэн торганда.

Яшик бэхеттэ хич кайгы курми
Донья бик матур курэ белгэнгэ
Сабырлык сорыйм мин ходаемнан
Аз-маз кыенлык башка килгэндэ.

Эшендэ эшлэп, арып син талып
Оенэ кайтсан , шундый бит рэхэт
Яратып, телэп эшлэгэн эшлэр
Татый белгэнгэ, ул бетмэс лэззэт.

Ходаема мин гел рэхмэт укыйм
Энкэем эле, исэн, доньяда
Туганнарымны сагынып кайтам
Рэхэт яшэулэр алар булганда.

Балаларыма исэнлек телим
Бэхет алардан ерак китмэсен
Оныкларымны кочып соям мин
Ходам алардан мэхрум итмэсен...

Дусларым минем хярчак янымда
Нилэр булса да ярдэмлэшэбез
Шатлыкта гына, тугел курешу
Кайгы килгэндэ, бердэмлэшэбез!

Донья бик матур тоя белгэнгэ
Кояш кон саен сибэ нурларын
Ай кызы безгэ житсэ тоннэрен
Яктыртып тора , барыр юлларым.

Йорер машинам, ашар ашым бар
Ходайга рэхмэт, эшлэрем яхшы
Бар кешегэ дэ мин саулык телим
Жил унай иссен, булмасын каршы...

Якты доньянын гузэл якларын
Кунел кузлэре, берук курсэче
Доньялар тыныч, иминлек булсын
Бар кешегэ дэ бэхет бирсэче!

Тан аткан саен догамны укып
Яхшылык телим барлык жиханга
Мин бэхетлэрдэ яшимен буген
Ходаем саулык биреп торганга!


Рецензии
Бик матур,хэм дорес сузлэр!!!Рябина,Сез бик зур молодец!!!

Ирида Акалы   06.04.2019 21:12     Заявить о нарушении
На это произведение написаны 2 рецензии, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.