Этиемэ

Агым суга карап телэк телим,
Тулган айга карап - монаям.
Рэсемнэрен карап-елап алам,
Э тоннэрен исэ-уйланам.
Искэ тошэ Синен сузлэрен,
Тик сон инде "Рэхмэт!"-дияргэ.
Сон да инде тезлэнеп каршына
"Эти,кичер мине зинхар!"-дияргэ.
Сагынам,Этием,нык сагынам,
Тик кайтарып булмый кирегэ.
Берни эшли алмыйм,калыр бары
Безгэ сабыр гомер итергэ.
Нигэ иртэ киттен икэн,
Яшэргэ дэ,Сина яшэргэ...
Аерылган чакта авыр булды,
Кузлэр тулды ачы яшьлэргэ.
Тормышта нилэр булмый калмас,
Упкэлэткэн булсам - гафу ит...
Буген китэр идем яннарына,
Вакытыннан алда булмый бит.

Март,2017


Рецензии