Розалар

Стихи написала на татарском языке, они посвящены цветам, любви, мечте влюбленных.
Стихи находятся в разделе - рецензии, так как, здесь нет восприятия татарских букв.
С уважением, Танзиля.


Рецензии
Роза чәчкәсе күк иртән балкып,
Елмаямын чыккан кояшка,
Якты нурлы сөю хисләремне,
Тапшырамын синең карашка.

Яна йөрәк куңелне сызлатып,
Сүнмәс бәхет моңын яңартып,
Назлы көйләр эзлим чәчкәләрдән,
Чын мәхаббәт серен таратып.

Роза чәчкәләре нечкә билле,
Җәя тамыр алар бик сирәк.
Бездә булган сөю мәхәббәтне,
Җаным-бәгърем! Сакларга кирәк!

Пар кугәрчендәй гөрләшеп,
Узарбыз без гомер сәхрәсен,
Кулга-кул тотып берләшеп,
Көйгә салып чәчкә серләрен.

Ныклап тамыр җәяр мәхаббәт,
Сүнмәс янар безнең учаклар!
Кышын сүрелсә роза чәчкәседәй,
Яңа балкыр кабат язлардай.

17.05.2018.

Танзиля Амирхан   31.03.2026 13:40     Заявить о нарушении