Жырлармын

Язлар булып сина килэм эле
Яз кояшы кебек нур чэчеп
Язгы жилдэй сине уятырмын
Иртэлэрен, назлап мин дэшеп.

Жэйлэр булып сине жылытырмын
Жэйге кояш булып назлармын
Жэйге матурлыкнын барсын жыеп
Кукрэгенэ синен кадармын

Козлэрнендэ алтын тосен жыеп
Кунеленэ килеп керермен
Хозур кознен алтын яфракларын
Башына тажлар итеп элермен.

Кышнын ак тосеннэн, тормышыннын
Юлларына купер салырмын
Ак бураннар булсэ сукмагынны
Адашмаска озата барырмын!

Табигатьнен хярбер фасылыннан
Ин гузэл сыйфатлар жыярмын
Чэчэклэрен кочагына салып
Ин матур жырларым жырлармын!


Рецензии