Коннэрдэн бер конне бетэр бу кышлар...

Коннэрдэн бер конне бетэр бу кышлар,
Юлдагы бозлардан таймыча атлармын.
Кояшка урелеп, язларны каршылап,
Яна тормышны "Старт" белэн башлармын!

Коннэрдэн бер конне яз килер, тамчылар
Тубэ асларын "барабан кактырыр",
Ачылыр жирлэре, аязыр куклэре,
Ильхам нурыннан кунеллэр яктырыр.

Март кояшы йорэклэрне жылытыр,
Кыш кукрэге куер тетрэнеп. Агылыр
Горлэвеклэр белэн кэгазь кораблар...
Язгы жиллэр чэчлэргэ кагылыр...

Кагылыр да, ореп кертер яна сулыш
Тузанланган салкын кунеллэргэ...
...
Житэрлек яраттым, аз яратылдым,
Тик кабат...мин кабат эзермен сояргэ.

28.02.2018г.


Рецензии