Дустыма

Синен белэн таныштык без
Хастэханэ залында.
Бер ук яклардан без булдык,
Шатландым мин шушына.

Йозгэ чибэр,узен тыныч,
Сойлэм телен дэ куркэм.
Шунда ук сойлэшеп киттек,
Ошадын шунда,иркэм.

Шаярудан башласак та,
Барсы да китте чынлап.
Кунеллэргэ жинел була,
Утырсам сине тынлап.

Бу доньяда нилэр булмас,
Тик тыям хислэремне.
Узем генэ белэмен шул
Нилэр кичергэнемне.

Дуслыкны булмый ул,дилэр-
Егет -кыз арасында.
Белсэм дэ уземчэ эшлим,
Каршы килеп барсына.

Дуслар булып йоресэк тэ,
Хислэребез бит бутэн.
Бер-беребезгэ булган хисне
Анласак ты без куптэн.

Дустым,сина телимен мин
Озын гомер,зур шатлык.
Саф мэхэббэт,сойгэн ярны,
Бэхет,уныш хэм сафлык.

Гаилэ бэхетлэре телим,
Эшен дэ гел ун барсын.
Гомер юлларын мэнгегэ
Кояштай балкып торсын.


Рецензии
На это произведение написаны 2 рецензии, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.