Булэк бул син мина Яна елга

Булэк ит син мина Яна елга
Килэчэккэ кочле ышаныч:
Килер диеп алгы коннэрдэ
Бары бэхет, бары куаныч.
Кышкы салкын бураннарда да
Суынмасын сою хислэре,
Бэхетне гадэткэ эйлэндермэсен
Гади тормыш мэшэкатлэре.
Булэк булсын мина Яна елга -
Асыл таш тугел йэ алтын-комеш -
Бэхет булыр дигэн омет булсын,
Кыюлыгын минем белэн булеш.
Чонки кайчак соры коннэрдэн
Яшерер кеше кирэк бит бары,
Учларына алып йоземне
Артта калдыр куркуларымны...
Уткэн белэн яшэмэскэ телим,
Хэм тотарга телим шушы суземне:
Тормыш бит ул балдай тоела
Яратучын булса узенне.
Жылы караш белэн коткаручын,
Иртэн танда кочып уятучын,
Кысып тотып кулга кулынны
Жилгэ каршы эзер баручын.
Бернигэ дэ карамастан,
Барсы очен сине яратучын.
____________

Булэк бул син мина Яна елга...


Рецензии