Весёлая азбука - на татарском языке
Свидетельство о публикации №117112310084
А
Аяз күрде бая гына:
Менеп түбә кыегына,
Күрше малае Әдип
Күгәрчен ояласын, дип,
Кагып куйды бер такта -
Хәреф булды шул чакта.
Ә
Бу хәреф бит - ачык йозак,
Торма син уйлап озак!
Сорау борчый Солтанны:
Кем ачты икән аны?
Б
Менә хәреф-капкорсак.
Ни булыр төртеп ексак?
Ашаган ул биш бөккән,
Аннары бәлеш беткән,
Бер табак бавырсак.
Син булыш, белми торсак!
В
Вәсим әбисе белән
Күмәч пешерде бер мич.
Күмәчләре, мин беләм,
Нәкъ бер хәреф кебек ич!
Г
Хәреф, дип, карап торам -
Төзелештә бик зур кран.
Озын муен шуңа ярый -
Югарыдан безгә карый.
Д
Карап тордык без бергә -
Охшаган әзрәк Д гә.
Түргә менеп утырды,
Чынаяклар тутырды.
,,Уф-уф!- дия самавыр,-
Ардым, хәлләрем авыр!,,
Е
Иске инде тарагым,
Өч кенә теше калган.
Күрегезче, дусларым,
Нәкъ Е хәрефе булган!
Ё
Ё хәрефе ишеткән -
Күсе чыккан тишектән!
Маңгаенда күзләре,
Әйтә алмый сүзләрен.
Ж
- Кар бөртеге дип торам,-
Диде кечкенә Кирам.-
Бик матур хәреф икән!
- Исеңдә калдыр, иркәм!
Җ
Ж хәрефе койрык тапкан,
Алган да аны таккан.
Кара әле, Гөлгенә,
Койрык кечкенә генә.
З
Тиз чаба кызыл үгез,
З хәрефе башында.
Хәреф түгел бу - мөгез,
Торма аның каршында.
И
Алабыз өч киң такта
Һәм ясыйбыз җил-капка.
Тар такталар да кирәк.
Нинди хәреф? Кем зирәк?
Й
- Кош кунган ич җил-капкага,
Очып китәргә тора.
- Хәзер миннән,- дим апага,-
Хәреф исемен сора.
К
Менә каен ботагын
Кемдер сындырып киткән.
Бу нинди хәреф тагын,
Миңа кем әйтер икән?
Л
Алдында да шул хәреф,
Артында да шул хәреф.
Әйтәсең син уйласаң
Һәм түбәгә карасаң.
М
Без икәү дуслаштык,
Кулга кул да тотыштык.
Әйтергә дә бит әзер,
Нинди хәреф без хәзер.
Н
Өй артында сөялеп,
Җыелма баскыч тора.
- Нинди хәреф, әйт әле?
- Баскычны сүтеп кара.
ң
Табышмак син тапкырга:
Сүз башында күрмисең,
Ул уртада, ахырда.
Әллә инде белмисең?
О
Охшаган күп әйбергә
Бу хәреф, уйлыйк бергә:
Клиндергә, тәгәрмәчкә,
Коймакка, пәрәмәчкә,
Тәлинкәгә, карбызга...
Бик зур ачык авызга.
Ө
О хәрефе билбау буган,
Шуннан яңа хәреф булган.
Хәтта бозау белә аны,
Шулай булгач, син дә таны.
П
Озын ике аяклы,
Өсте тимер таяклы.
,,Буем җитми моңа,,-дип,
Аптырап тора Нәҗип.
Менәргә теләп туйды,
,,Хәреф ич,,-диеп куйды.
Р
Бу җилкәнне җилләр екмый,
Давыллардан курыкмый,
Ертылмый да, тишелми дә,
Ватылмый, ишелми дә.
С
Серле бугай ул үзе,
Төнлә генә күп сүзе.
Бу хәрефме, әйт Сара?
Чагыштыр, күккә кара!
Т
- Тылсымчылар килерләр
Бүген безгә, Тәслимә,
Зур тәлинкә эләрләр
Тәрәзәбез өстенә.
- Зур тәлинкә нигә аңа?
Тәрәзә бит ашамый.
- Телевизор шунсыз, аңла,
Сөйли, җырлый башламый.
У
Карыйм-карыйм, нәрсә бу?
Әкәм-төкәм? Әллә У?
У хәрефе - таныш бул,
Сиңа очрар бик еш ул!
Ү
Охшатса да рогаткага
Юньсез малайлар мине,
Аталмаслар бернәрсәгә -
Мин хәреф булам инде.
Ф
Бу мактанчыкка кара,
Масаеп басып тора,
Ә куллары билендә -
Ф хәрефе бит инде!
Х
Флюгер ясады Хәмит,
Бүген капкага элде.
Хәрефкә охшаган бит -
Ул аны күптән белде.
Һ
Урындык кебек икән,
Тик утыра алмыйсың,
Зиһенле булсаң, иркәм,
Бу хәрефне таныйсың.
Ц
Бу хәрефкә юк, Мәликә,
Татарча ике сүз дә.
Ул нинди хәреф икән?
Кызык, тизрәк әйт безгә!
Ч
Бик охшаганнар алар,
Бертөрле язылалар.
Сан да икән, хәреф тә -
Танышырсың дәрестә.
Ш
- Әгәр сапсыз булса сәнәк,
Шул хәрефкә менә әзрәк
Охшаган бит, Шамил, әйме?
- Дөрес әйтәсең, Фәймә.
Щ
Әзрәк сынды тоткасы,
Щ кебек теш щёткасы.
,,Әни, миңа,-ди, Зирәк
Яңа щётка бир тизрәк!,,
ъ
Ачкычка охшап тора,
Буратинодан сора -
Ишекне ачты микән?
Беләсе килә, иркәм.
Ы
Балта һәм нечкә бүкән
Рәттән басканнар икән.
Нинди хәреф, әйт, Иркә?
Берни сорамыйм бүтән.
ь
Китеп тора һушларым,
Бу нәрсә соң, дусларым?
Нечкәлек билгесеме
Яки аш чүмечеме,
Бабайның трубкасымы,
Әнинең алкасымы?
Э
Бик үткен күзле булгач,
Мин, әлбәттә, төз атам.
Җәягә укны куйгач,
Бер хәрефкә охшатам.
Ю
Кар ишеп ява юлга.
Юныс шар тәгәрәтә.
Икесе торып рәттән,
Бераз охшыйлар Ю га.
Я
Бу тәкәббер әфәнде
Хәрефкә охшап тора.
Аны беләсең инде -
Игътибар белән кара.
2007 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 23.11.2017 22:51 Заявить о нарушении