Бикле.. капка..

Янэ килдем.
Янэ бикле капка.
Тэрэзэндэ утлар сунмэгэн.
Йокламыйсын, димэк...
Нинди уйлар
Борчый икэн тынык булмэдэ?...

Янэ килдем. Озлеп сагнып килдем.
Ачмыйсынмы мина эле дэ?...
Жыелам да, бар коч белэн
Бикле
Ишегенэ барып бэрелэм.

Тимер ишек. Бикле...
Э ерактан
Ачлып китэр сыман тоела...
Тэрэзэнэн карап, телэк телэ:
Якты куктэн йолдыз коела…

Ике йолдыз-кузен куккэ багып,
Бэхет телэ, жаным, узенэ.
Йозен сыман якты айга карап,
Бэхет телим сина узем дэ…

Йорт сакчысы сыман
Йортны саклыйм.
Сине саклыйм,
Жаным.
Уземнэн.
Тик кайларга адым ясасам да
Синен шэулэн чагыла куземэ...

Ай тулганмы,
Эллэ инде тагы
Тулы булып кузгэ куренэ?
Куккэ карап утырасы иде
Гомер буе...
 капка тобендэ...



20.08.16


Рецензии
Флорита бөтен шигырьлэреннэ бер тында укып чыктым.Ике телдэ дэ шулай матур яза алу зур сэләтен синен! Шигырьлэрен хислэргэ бай,уйландыра торган.Ижади унышлар сина якташым. Сэйлэн.

Сэйлэн Татарская   23.12.2017 07:50     Заявить о нарушении
Рэхмэт, Сезгэ дэ)

Фленди   02.01.2018 19:02   Заявить о нарушении