Кирэкмэгэн сою

"Соям" диеп мина син эйтмэден,
Хислэренне лэкин анладым.
Соям мин дэ, дияр иде берэу,
Миннэн андый жавап алмадын...

Синен сою мина кирэк тугел,
Нигэ инде артык мон-зарлар?
Кур тошендэ, читтэн яратып йор,
Хислэренне читтэ анларлар...

Мина дигэн сою шигырлэрен
Укысан эйбэт булыр бутэнгэ.
Кирэк тугел энже бортеклэрен
"Сина" диеп, жилгэ сибэргэ.


Минсез атсын, дустым, синен таннар,
Эрнеп туктар бермэл жаннарын.
Вакыт дигэн сэер табиб барын
Мин анладым, син дэ анларсын.

Мин дус итеп сине якын курэм,
Анлыйм хэзер тормыш жайларын.
Тирэн дэрьяларга шашып чуммыйм,
Дингезлэрнен сайлыйм сайларын...
                2002


Рецензии