Ничек бэялэргэ сэюне?

               
Ничек бэлэргэ сэюне,
Буламы аны улчэп бизмэндэ?
Булганмы ул чынлыктан,
Аерылу белэн бизгэндэ?

Хэр кон саен соям дисэн,
Буламы ышандырып?
Яши алмыйм синэн башка,
Улэм дип, сагындырып.

Синен эчен керэм дисэ,
Утка,суга, тэмугка.
Ничек мона инанырга,
Исбатламый бер юкка?

Дингезгэ керергэ эзер,
Сэйгэне очен куплэр.
Андыйларнын ;аны белэн,
Тулгандыр инде куклэр.

Ризамы сэйгэне очен,
Ташлы юлдан барырга?
Утка тугел, тормыш мэшэкэтендэ,
Анын очен янарга?

Ризамы тэн йокламый
Карарга авыру чакта?
Эзерме аны якларга,
Кыссалар дорес, хакта?

Сэлэтлеме сэйгэне очен,
Кутэрергэ авыр суз?
Гел яз гына булып тормый,
Куркытмасмы аны коз?

Тагы куп шартлар бар,
Мэхэббэтне сынарга.
Куп тузем, хезмэт кирэк,
Аны аклап чыгарга.

12.2016 ел.


Рецензии