Туган авылым - Сайманыма

Сайманым, туган авылым минем,
Табигатен матур, hаван аяз кук.
Кайда барсам, нилэр курсэм дэ мин,
Синдэй сокланырлык жирлэр юк.

Илхам нурын чэчеп авыл буена,
Янгырый монлы азан тавышы.
Синдэ генэ кунелем рэхэт таба,
Синдэ минем гомеремнен юл башы.

Синдэ тудым, синдэ устем, авылым,
Синдэ утте минем балачагым.
Кайчан гына кайтсам да сина,
hэрчак ачык синен кочагын.

Бер бер артлы булган урамнарын
Ничэ чакырымнарга сузылган.
Зарыгып hэрчак коткэн туган йортым,
Топ нигезем синдэ урнашкан.

hэр ягыннан сине урап алган,
Бодрэ таллар ускэн, урманнар.
Сокланудан назлы койлэр койли
Тик сина багышлап кошкайлар.

Инеш суларында рэхэтлэнеп
Коенып ускэн чакны хэтерлим.
Ялан тэпи бэбкэ улэнендэ
Йореп ускэн чэчкэ голен мин.

Бертуктамый чыккан кузлэулэрен
Эчкэн саен кочлэр бирэлэр.
Синдэ генэ йолдызлар да артык якты,
Синдэ генэ назлап жиллэр исэлэр.

Купме генэ сине мактасам да,
Беркайчан да артыгы булмас.
Ботен жир шарыннан эзлэп чыксан да,
Синдэй ягымлы жирлэр табылмас.

Сайманым, туган авылым минем,
hич тэ туймыйм сина сокланып.
Кайда булсам, кайда йорсэм дэ мин,
Сина кайтам кабат эйлэнеп.


Рецензии