Нишлэден син, донья?!

Анламыйм...нэрсэ булды заманага
Яшьлэр китэлэр якты доньядан
Куршебез яна жирлэде оныгын,
Сабырлык ана табарга кайдан?

Авыл ах итте, куз-яшь зар елап
Япь-яшь егеткэ нилэр сон булган?
Эле бу жиргэ ул яна килгэн
Ана бит бары егерме сигез тулган.

Шундый тэртипле егеткэй иде,
Бар кешегэ дэ булды кызганыч
Нигэ диеп сон, бауга урелгэн
Калмаганмыни беркемгэ ышаныч!

Менэ буген дэ авыл ах итэ,
Икенче егет китте доньядан
Якын-туганга, ата-анага
Туземлек килсен берук ходайдан...

Эле бит анын утыз яше дэ
Тулмаган иде, япь-яшь сэлэмэт.
Нигэ китэлэр шушы тормыштан?!
Беркемгэ бирмэ шундый кыямэт.

Шундый кайгылар курсэтэ курмэ
Танышка тугел, хэтта дошманга.
Начар уйларны кертэ курмэгез
Милэргэ тугел, хэтта анга да...

Авыр чирлелэр яшэргэ тели
Япь-яшь егетлэр урелэ элмэккэ
Тырнап жирлэрне елый аналар
Ничек яшэргэ, ничек тузэргэ?

Матур жэй ае, тормышлар горли
Гомернен берук кадерен белэек
Баласын югалткан ата-анага
Сабырлык бир, дип бары телэек...-


Рецензии