Болыннарда йорим

Болыннарда йорим иркен сулап
Озеп ашыймын  каен жилэген
Шушы мизгелнен тэмнэрен татып
Яшисе жирдэ бик  килэ эле.

Торле кошлар сайрый кырларда
Баш эйлэнэ чэчэк исеннэн
Куз куана карап матурлыкка
Еллар бэхет алып килсеннэр.

Уз аягым белэн жир остендэ
Йорим эле атлап, куанып
Безгэ ходай сэлэмэтлек бирсен
Яшик бар булганга юанып.

Донья матур эгэр курэ белсэн
Бар булганнын тапсан шатлыгын
Тапканына шокер кылып торсан
Тыныч булып килер картлыгын.

Йорим эле урман - кырларда
Жэйнен ин-ин матур коннэре
Барчагызга телим саулык, бэхет
Булэк итэм болын голлэрен.

Илхам аламын чыксам кырларга
Алсу чэчэктэн жыям матурлык
Чынлап карасан бу гузэллеккэ
Исен китэрлек, шаклар катырлык)))


Рецензии