Мэхэббэт суты

 

Кибеттэ сатуга чыккан,
Имеш, мэхэббэт суты.
Бер кашык эчеп куйсан да
Була икэн, ди, хутлы.
Бик кыйбат, ди, гарантия –
Йоз дэ илле бер процент.
Вэт, ичмасам, бу яналык,
Вэт, ичмасам, инцидент.
Кем уйлап тапкан икэн дип,
Уйга калдыгыз инде.
Мине дэ, нэкъ сезнен кебек,
Шушы сорау борчыды.
Я, хуш, кердем бу кибеткэ,
Алдым мэхэббэт сутын.
Сатучы каршыма чыкты:
“Тулэргэ бармы хутын?”.
Нишлэп булмасын, дидем дэ,
Кулны тыктым кесэмэ
«Мэхэббэт суты» дигэне
Кергэн икэн тошемэ.


Рецензии