Поредели ведь ряды - на татарском языке

Стихотворение в рецензии, потому что татарские буквы печатаются только там.

Краткое содержание:
Написано после встречи с одноклассниками. Нынче было 40 лет со дня окончания школы. Так получилось, что 40 лет я никого из них не видела.И многих уже нет на этом свете. Наши ряды поредели.
Встреча произвела на меня огромное впечатление. Сейчас там новая школа. А мы учились в старой школе дореволюционной постройки. Раньше там было знаменитое на всю Россию медресе Иж-Бубый.
На фото - я в первом ряду крайняя справа.


Рецензии
Сирәкләнгән ич рәтләр

Февральдә була ел да
Очрашу яшьлек белән.
Уйланып бардым юлда -
Кире кайтмассын беләм.
Кадерле сыйныфташлар,
Сирәкләнгән ич рәтләр!
Агарып киткән башлар,
Яшь тик күңел-йөрәкләр.
Бик дус команда идек,
Рәмзия апа - капитан,
Һәрвакыт алдан йөрдек,
Өстерәлмәдек арттан.
Табигать куйса киртә,
Курыкмый давыллардан,
Дүшәмбе көн бик иртә
Җыелдык авыллардан.
Еламадык, күңел тулып,
Өйне сагынган чакта,
Зур бер гаилә булып,
Яшәдек интернатта.
Белем ачкычларыннан
Файдаландык, ятладык,
Тормыш баскычларыннан
Өскә таба атладык.
Таралганбыз төрле якка,
Кем исән, ә кем бакый,
Тора шул вакыт сакта,
Картлык та ишек шакый.
Хәтере булсын тишек,
Безгә әле кермәсен.
Ачмыйк без аңа ишек,
Комачаулап йөрмәсен!
Сөйләдек үткәннәрне,
Күзләргә яшьләр тулды,
Искә алдык киткәннәрне -
Бик тә аяныч булды...
Тынычлана алмадым,
Сирәкләнгән ич рәтләр!
Кайткач, озак карадым
Иске фотосурәтләр.

2016 ел

Фания Фаррахова Тухватуллина   12.03.2022 13:51     Заявить о нарушении
На это произведение написаны 2 рецензии, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.