Нужа куганмы?

Урамда салкын кышнын жиллэре
Ошетэ торган чагы узэкне
Жир асты юлын утэмен кондэ
Анда бер эби озэ йорэкне...

Кон саен иртэн салкын баскычта
Катыргы салып узенен астына
Шушы эбекэй хаер сораша
Килеп басуга анын каршына.

Урыс эбисе чукына кон озын
Чын кунелдэнме, хаер оченме?
Нигэ бу халгэ тошкэн эбекэй
Кайда югалттын, бар якын кешенне.

Акча бирсэлэр, ашарга сорый
Кая микэн сон пенсия акчасы
Анын яшендэ бик куп олыларнын
Була бит хаттэ матур бакчасы.

Белмим кем аны бу конгэ тошергэн
Нужа куганмы , кэсепме эллэ?
Искэ тошерэм , эбекэйне курсэм
Эткэй-энкэйне менэ шул мэлдэ.

Гомер буена авыр эшлэрне
Эшлэде алар кырык ел колхозда
Биш мен пенсия алалар хазер
Ярый бэрэнге , бар эле базда...

Зарланмый алар, ярдэм котмилэр
Уз тормышлары белэн яшилэр
Бик ямьсез куренеш, ананы урамга
Хаер эстэргэ , чыгару кешелэр!

Анлый алмыйсын кеше язмышын
Уз башкаена ишелеп тошмэсэ
Бу эби мескен, уксидер тоннэрен
Якыннарыннан ярдэм курмэсэ...


Рецензии