Ник кутэрдек ирлэр бэясен

Сайтларга ник керэсен
Узенэ сояркэ эзлэп
Хатыныннын бел кадерен
Ятныкын йормэ кузлэп...

Мин егетмен,кыз эзлим,дип
Ник яздын белдерулэр
Чибэр, унган хатынын бар
Кирэкме кеше колдерулэр?

Ирле хатын артыннан да
Инде син ун ел чаптын
Узе юан, бите бетчэ
Белмим аннан ни таптын?

Кайчан туярсын микэн син
Хатыннарны сайлаудан
Мин тегелэй, мин болай, дип
Сандугач кебек сайраудан.

Улэм инде сина карап
Гуя син Ален Делон
Куп сайласан ялгыз калып
Жимерелмэсен доньян!

Мин эйтэм, ирлэр бэясен
Ник кутэрдек, хатыннар?
Бал яксан, яламаслыгы да
Чаба кызлар артыннан...

Хатыннар юлэр, димэ син
Алар бер кабат, китэр
Кадерлэгэннен тормышын
Алар  голбакча итэр!

Дускайларым без узебез
Ирек бирдек ирлэргэ
Оятсыз ирдэн яшь тугеп
Упкэлик сон кемнэргэ?


Рецензии
Юктыр кайту үткәнгә,
Юлларына чүп үсте,
Аннары упкын кисте -
Син карадың бүтәнгә.
Партизан кебек кенә
Күперне син шартлаттың,
Бакчабызга таш аттың -
Хәзер инде үкенмә.
Хаталарың төзәтеп,
Аның белән янәшә
Ялгышмый, дөрес яшә -
Кыек түгел, төз атып.

Менә шулай. Минем баштан үткән нәрсә...

Фания Фаррахова Тухватуллина   15.09.2015 23:10     Заявить о нарушении