Что является опорой в жизни? - на татарском языке

Стихотворение в рецензии, потому что татарские буквы печатаются только там.

Краткое содержание:

Что является опорой в жизни? Как вы думаете? Вариантов много. Что вы выберете?


Рецензии
Нәрсә тормыш терәге?

Гомернең узган инде
Яртысыннан күбрәге.
Бер сорау тынгы бирми:
Нәрсә тормыш терәге?
Бәлки ул эш, хезмәттер,
Казаныш, дан, шөһрәттер;
Бәлки сәламәтлектер,
Зур уңышлар, бәхеттер;
Бәлки муллык, байлыктыр,
Төрле-төрле уңайлыктыр;
Бәлки ул мәхәббәттер,
Татлы ләззәт, рәхәттер;
Бәлки шатлык-куанычтыр,
Киләчәккә ышанычтыр;
Бәлки ихтыяр көчедер,
Матур хыял күчедер;
Бәлки диндер, Аллаһтыр,
Тыныч, ипле характер;
Егылмас, аумас җилкән -
Әллә ул өмет микән;
Бәлки ул җан дустыңдыр,
Туган нигез, йортыңдыр;
Бәлки бабай-әбидер,
Газиз әти-әнидер?..
Ә сез ничек уйлыйсыз?
Ә сез нәрсә сайлыйсыз?

2005 ел

Фания Фаррахова Тухватуллина   03.02.2017 23:55     Заявить о нарушении
На это произведение написано 6 рецензий, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.