Йорэк туребездэ аналар

Эле дэ искэ тошэ эниемнен
"Алла биргэн" диеп союе.
"Еллар тыныч булсын инде" диеп,
Изге телэк телэп йоруе.
Каз каурые сипкэн чаклар истэ
Су буйларын урап кич кенэ.
Кем уйлаган, шулай бик тэ иртэ,
Ташлап китэрсен дип тиз генэ.
Мэктэптэн кайтуга, турге якка
Ачып карый идем ишегемне.
Могжизалар булмавына шунда
Инандым мин кысып тешемне.
Эрнулэрне вакыт дэваламый.
Тирэнэя бара яралар.
Жыерчыклар куренэ башласа да,
Йорэк туребездэ аналар.

.


Рецензии
Минем дә ,,Әни турында,, дигән шигырь бар.

Фания Фаррахова Тухватуллина   13.08.2015 23:25     Заявить о нарушении