Почему плохи дела? - на татарском языке

Стихотворение в рецензии, поскольку татарские буквы есть только там.

Краткое содержание:

Это, наверно, глупо и смешно, но я очень боюсь зубных врачей. В этом стихотворении я иронизирую над собой.


Рецензии
Эшләр ник начар?

Начар бит минем эшләр,
Сызлый үтереп тешләр.
Ыңгырашам, яшь түгәм,
Инде атна интегәм.
Күпме дару ашарга,
Авыртуны басарга?
Бетсә бөтен тешләрем,
Шуннан инде нишләрмен?
,,Иртәгә үк бар, юләр,
Син теш врачына,,- диләр.
,,Куркамын,-димен,-бармыйм,
Авыртыр, түзә алмыйм.
Андагы инструментлар -
Күрсәм, алына котлар!,,...
Барырга туры килде -
Үтермәсләр ич инде!
,,Курыкмагыз!,,-диде врач,
Мин креслога утыргач.
Ничек тыныч утырыйм?
Тирләп чыктым, калтырыйм.
Менә врач укол салды,
Бормашинасын алды -
Күзләрне йоммасыммы,
Каты ябышмассыммы,
Креслоның тоткасына
Врач баскач та каршыма!
Авыз ачык, күз йомык,
Сизәм, тыкты ул мамык...
Кай арада эш беткән?
Тешне алган да икән!
Ура, дуслар, үлмәдем,
Авырту да сизмәдем!

2005 ел

Фания Фаррахова Тухватуллина   03.02.2017 23:11     Заявить о нарушении
Рэхмэт, Фэния! Таныш хэл!

Римма Сагадеева   23.02.2021 15:25   Заявить о нарушении
Менә шундый куркак инде мин. Көләргә дә, еларга да белмәссен.

Фания Фаррахова Тухватуллина   23.02.2021 23:10   Заявить о нарушении
На это произведение написаны 2 рецензии, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.