О слове - на татарском языке

Стихотворение в рецензии, потому что татарские буквы есть только там.

Краткое содержание:

Слова бывают разные. И сказанного слова уже не воротишь.
Короче, фильтруй базар! Ведь всё плохое возвращается к тебе бумерангом.


Рецензии
Сүз әйтсәң

Сүзнең була төрлесе:
Тылсымлысы, серлесе,
Пычрагы һәм керлесе,
Бизәклесе, сырлысы,
Очлысы һәм кырлысы,
Чәнечкеле-уклысы,
Чәчәклесе, чуклысы,
Акыллысы, тилесе,
Көйсезе һәм көйлесе,
Сихәтле-шифалысы,
Хаталы-хафалысы,
Агулы-җәфалысы...
Сүз әйтсәң син, уйлап әйт,
Матурлап һәм җайлап әйт,
Бик җентекләп сайлап әйт!
Үзәкне өздермәсен,
Күңелне биздермәсен,
Йөрәккә ут салмасын,
Зиһенне дә алмасын.
Сүз әйтсәң син, уйлап әйт,
Үкенечкә калмасын,
Туганны елатмасын,
Дошманны уйлатмасын,
Дустыңны бөлдермәсен,
Көндәшне көлдермәсен.
Үтерергә мөмкин сүз -
Әйтәсең килсә дә, түз!
Хуҗа түгел сүзеңә, -
Кире кайтыр үзеңә...
Кемнең сүзе артык күп,
Яртысы буладыр чүп.

2003 ел

Фания Фаррахова Тухватуллина   30.08.2021 13:15     Заявить о нарушении
На это произведение написаны 2 рецензии, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.