Сон - на татарском языке
Краткое содержание:
Мой дедушка, Зиннатуллин Хурмат Зиннатуллович, был ветераном ВОв. Воевал в армии маршала Конева. Дважды был ранен, награждён несколькими медалями. Войну закончил в звании гвардии сержанта.
Дедушка всегда беспокоился и заботился о нас. Бабушка была такая же. Мы их очень любили.
Умер дедушка в 1969 году, когда мне только исполнилось 10 лет.
Свидетельство о публикации №115070806380
Төштә күрдем бабамны:
"Исәнме, кызым!"-диде.
Сагынган идем аны -
Шуңа баш күккә тиде.
Утыра ул тупсада,
Куллары тезләрендә.
Күпне күргән булса да,
Игелек йөзләрендә.
Шакмаклы күлмәк кигән,
Бабам матур, әйбәт тә.
Кесәдә миңа дигән
Кәнфит тә бар, әлбәттә.
"Кигәнсең юка ыштан,
Ярар диеп уйладың?
Туңып кергәнсең тыштан,
Нигә озак уйнадың?
Көне буе чабасың,
Тизрәк, әйдә, өйгә кер!
Белмисеңме чамасын?
Ашыйсың да киләдер.
Бозланып каткан туның,
Итәгеннән су ага.
Бер сәдәбе юк моның..."-
Бабаем сәдәп тага.
Ә миңа шундый рәхәт!
Күңелдә якты хисләр.
Әбиемә дә рәхмәт -
Таралган тәмле исләр.
Шыплап мичен тутырган,
Бәлеш һәм шәңгә анда.
Мин җылынып утырам -
Әбием шәле аркада.
Балан бәлеше икән,
Шатлыгым эчкә сыймый!
" Яратасың ич, иркәм! "-
Диеп әбием сыйлый.
Вакыт үтә күңелле,
Чәйләр эчеп, сөйләшеп.
Утырабыз түгелме
Күгәрчендәй гөрләшеп?..
Бәхет күккә очырды,
Авыз колакка җитте.
Шунда әтәч кычкырды. -
Кисәк уянып киттем...
Бабамның, һаман истә,
Оныклары уенда.
Әти-әни бит эштә,
Без урамда уенда.
Искәреп торыр иде,
Безнең өчен борчылып,
Иренми йөрер иде,
Бер кереп һәм бер чыгып.
Тәрәзә ачып карар,
Чыгар капка төбенә,
Урамны тагын урар
Ничә тапкыр көненә!
Кыш җитүгә ясады
Безгә чана, көрәкләр,
Ә җәйгә әзерләде
Матур калай чиләкләр...
Бабам керде төшемә:
,,Исәнме, кызым!,,-диде.
Бик еш төшә исемә -
Исеме Хөрмәт иде.
2004 ел
Фания Фаррахова Тухватуллина 18.08.2025 13:18 Заявить о нарушении