Мин мэнгегэ синдэ калам

Юллар мине чакырдылар
Гузэл яшьлек каласына.
Белмэдем мин эле ул чак
Мэнге монда каласымны.

“Жидегэн чишмэ” юлдаш иде
Матур яшьлек кичлэремдэ.
Сагынам мин шул чакларны,
Бик еш куреп тошлэремдэ.

Унышларын куандыра,
Халкын белэн горурланам.
Синен сихри табигатьтэн
Яшэу коче, илхам алам.

Тубэн Кама – гузэл калам,
Бик якын син кунелемэ.
Мин мэнгегэ синдэ калам,
Маяк бул син урлэремэ.


Рецензии

С 3 по 5 июля состоится Литературный фестиваль в Этномире. В программе – семинары известных поэтов и писателей, поэтический конкурс, посвященный Году единства народов России, книжная выставкая-ярмарка. Приглашаем принять участие →