Горурланам

Иркен сулап яшим бу доньяда
Горурланам татар булганга
Тэпи баскан жирне ташламыйча
Туган  илдэ  яши алганга.

Горурланам эшчэн халкым белэн
Яратам мин татар жырларын
Йори алам урман, кырларымда
Тынлый алам халкым моннарын.

Тукай шигырьлэрен кечкенэдэн
Ятлап ускэнемэ шатланам,
Жырлый-жырлый авыл койлэрен
Йорэгемэ бетмэс нур алам.

Туган якта яшэу зур бэхет
Бэхет эчу чишмэм суларын
Озак яши алмыйм чит жирлэрдэ
Туган якка эйди юлларым.

Туган илнен гади кызы мин
Артык тугел, кимдэ беркемнэн,
Беркемнедэ аермасын ходай
Туып ускэн газиз иленнэн!


Рецензии