Тормыш юлы

Тормыш юлы
(Хамза Арсланов)


Тормыш юлы тимер юлы тугел,
Беркем сина салып куймаган,
Анда хэвеф-хэтэр адым саен,
Купме фажигалар уйнаган.

Гомер юлы унга, сулга ташлый,
Жиргэ ега, куккэ кутэрэ,
Мэжбур итэ рэхимсез тормышны;
Куласасы аша утэргэ.

Син уйлыйсын алга барам диеп,
Э чынлык та артка чигэсен,
Хыялына ирештерер юлны
Таба алмый жафа чигэсен.

Боргалана, чатлана юл, алдый,
Адаштырмак була хэерсез,
Тормыш юлы булмый чэнечкеле
Тигэнэксез, ачы эремсез.

Юллашны да сайлый белу кирэк,
Ул узеннэн булсын яхшырак,
Жил – давыллар купса кар-боз яуса,
Тора алсын сине ышыклап.


Рецензии