Упкэлэмэ энкей...

Энкей бэгърем зинхар упкэлэмэ
Кайта алмасам коткэн чагында
Исэнлеклэр телэп йоклап китэм
Дога кылам алсу танымда.
   Энкей бэгърем сине сагынам
   Гомер козлэренэ житсэмдэ
   Озын юллар узып кайтам эле
   Куптэн еракларга китсэмдэ.

Иртэн торсан тэрэз каршында
Карыйсын мин кайтыр юлларга
Сагынуларга башка чама юк
Корыч ат дилбегэсе кулларда.
    Энкей бэгърем сине сагынам
    Гомер козлэренэ житсэмдэ
    Озын юллар узып кайтам эле
    Куптэн еракларга китсэмдэ.

Энкей бэгърем кайтамын янына
Курешеп яшик исэн чагында
Йорэк ничек тузеп торсын инде
Туган якта энкей булганда
    Энкей бэгърем сине сагынам
    Чэйлэренне инде куя тор
    Сагындым, дип сине кочармын
    Исэн генэ зинхар энкей бул! 

Яна жырым


Рецензии
Энкэйлэрнен барчачыса якты телэклэр белэн

Талия Абитова   09.03.2015 23:01     Заявить о нарушении
Зур рэхмэт! Бэхет телим))))))

Рябина Хат   10.03.2015 09:02   Заявить о нарушении