Мин Жир

Мин Жир
(Хамза Арсланов)

Мин Жир шарын табанимда йортэм,
Кучсен ана тэнем жылысы.
Тузем укчэлэргэ кадалса да
Чыршылларынын очлында ылысы.

Мин Кояшны баш очында йорэм,
Арган чакта ана таянсын.
Минем баш тубэсе пешсэ пешсен,
Башкаларнын, димен, янмасын.

Тонлэ Айны куз алдымда йортэм,
Очрашсыннар  очен нурлары,
Алар яктысында тонге юлчы
Адашмыйча чыксын урманны.

Йолдызларны кукрэгемдэ йортэм,
Хэтерлэтсен Жину бэйрэмен.
Халак булганнарнын кабенрнэ
Салам эле алар бэйлэмен.

Мохтажларны  куннлемдэ йортэм,
Булмаса да бирер молкэтем,
Алар олешенэ кергэннэрне
Яклар идем, житми куэтем.

Сойгэнемне йорэгемдэ йортэм,
Газап чигуенэ карамыйм,
Ул буш булса мина авырыкар,
Сою хисен тоймый торалмыйм.

Татар сузен тел очымда йортэм,
Кирэк чакта эзлэп тормаска.
Миллэттэшлэр белэн очрашканда
Алар алдында тартынмаска.

Куеным буш, анда йорим дигэн,
Рэхим итсен, алсын урынны...
Муеныма асылынсын барсы,
Кутэррермен белми аруны.


Рецензии