Бэхеттэн...

Сойгэн кешем кочагында эреп
Бар минем бэхеттэн жылаган,
Кунелемдэ кошлар сайраганда
Туктап калып, тынлык тынлаган.

Сою шэрабларын татыган гына
Жылый ала бэхеттэн исереп,
Яраткан кешеннен кузен убеп
Шашып-шашып соеп илереп.

Чын йорэктэн чыккан хислэренэ
Булса эгэр жавап бируче,
Кузлэренэ яшьлэр тулган чакта
Чэчэклэргэ кумеп убуче.

Авыр суздэн, кырыслыктан тугел
Бэхетлэрдэн аксын куз яше
Ожмахларда сине яшэтэ ала
Бары шуны анлаган кеше...

Юк телэмим, булды житте инде
Югалтудан килми жылыйсым!
Аз бит гомер бу якты доньяда
Тоеп яшик сою жылысын!


Рецензии
Бик матур юллар. Килэчэк Яна ел белэн сезне, яна елда сезгэ унышлар телэп, Талия.

Талия Абитова   27.12.2014 21:05     Заявить о нарушении
СЕЗНЕДЭ ЯНА ЕЛЛАР БЕЛЭН)))))

Яна еллар бэхет китерсен
Артта калсын эрну, сагышлар
Гомер бирсен ходай алгы конгэ
Якты булсын безнен язмышлар!

Рябина Хат   28.12.2014 19:04   Заявить о нарушении