Мэкальлэрдэ хаклык бар...

Уйламыйча эйткэн суз-тозэмичэ аткан ук
Аны беркайчан уйламый эйтмэгез!
Йорэк хэркемдэ дэ йодрык кадэр
Авыр суз белэн зинхар телмэгез.

Аш атканга, таш белэн атмагыз,
Бер кон белэн улчэнми ул гомерлэр
Жылы биргэн учакка су сипсэн
Югала хормэт, бетэ кадерлэр.

Яхшылык ул жирдэ аунап ятмый
Кунелен белэн аны анласан
Туры юлга борылулар авыр,
Кыек сукмкка бер атласан...

Татлы тел -тимер капканы ачар
Ярыр кар буранлы кырларны,
Ягымлы йоз, тэмле телле булсан
Бирер ходай ап-ак юлларны.

Кешене эгэр белэсен килсэ
Син анын холкына кара,
Сабырлык ул сары алтын
Безгэ килэчэккэ юл яра.

Бер кабат ялган сойлэсэн син
Тугыз доресенэ дэ ышанмаслар
Мэнгелек яшэргэ ярлар тугел
Янда торырга да алмаслар...

Узен  сузен тынлата алмаган
Беркайчан кешене тынлата алмас
Кеше юлыннан бер атласан...
Уз юлын гомергэ таба алмас...

Алдадым, котылдым- димэ син
Чыны бер алдына килер,
Бэхет коткэн чакта сина
Алыштырып, ялгызлык бирер...

Казан каралары бер  китэр
НАМУС карасы хич китмэс
Бер кер кунса вожданына
Юсан да ул хич бетмэс!

Ачунын башы юлэрлек-
Ахыры укенеп улэрлек,
Ачуын саклап кала белгэн
Яшереп синнэн колэрлек...

Узсузле, уз сузен оскэ чыгарам
Дип, аста калыр бер килеп
Ерак юлга китеп булмый
Аксак, арык ат жигеп...

Берэулэр бар- менгэ биргесез
Берэунен-бар икэне билгесез,
Уйлап кара янында кем?
Бэхетлеме, тинме СЕЗ?

Янгырдан сон- кояш бар,
Алдаудан сон- оят бар...
Кояшынны болыт каплар,
Ялганнан бит донья тар!

Адэмгэ бит ин  кирэге-
Ягымлы чырай- жылы суз
Карангы йоз, тэмсез телгэ,
Нилэр кылып йорэк туз.

Йорэктэн чыкмаган сузлэр,
Йорэккэ барып керэ алмас,
Чын кунел белэн соймэгэн
Сою кадерен белэ алмас!

Хавадагы торнаны тотарга тырышу
Кеше кулындагыга ымсынган,
Йорэгенэ ерак биклэмэсэн-
Уз кулындагысы ычкынган...


Рецензии