hаман яратам!

Оныт эле ботен
Донья мэшэкэтен,
Кил эле, кил син яннарыма.
Бик сагынып, коттем -
Алып кил бэхетен
Назга сусаган жаннарыма

Упкэлерне оныт -
Таралган бит болыт,
Биргэн газапларга шаккатып.
Яшьлэгемнен таны,
Кузлэремнэн моны,
Ярсый йорэк,булмый юатып!

Ничэ язлар инде
Мин сине эзлэдем,
Ничэ козлэр килеп елатты.
Жылы жэйлэр килде,
Хэллэремне белде...
Яраттым шул,озлеп яраттым!

Ометлэре беткэн,
Бураннар да киткэн
Юлларына ятып улады.
Гомер утэ икэн,
Сонга калма иркэм
Чэчлэремэ кырау кагылды.

Яшьлек урамнары
Сине каршы алыр,
Мин яндырып киткэн учак та,
Атып чаткыларын,
Сине котеп калыр.
Мин генэ булмам шул ул чакта.


Рецензии