Синен очен

Синен очен бу якты доньяда
Бар яшэвем, барлык сулышым
Остен куеп язган, бар нэрсэдэн
Сина багышланган тормышым!

Баш очында кайгы болытлары
Куерсалар эйт син, яшермэ,
Салкыннардан кукрэгемэ кысып
Жылытырмын, кунелен тошермэ!

Бер кешем юк синнэн кадерле
Йорэгемдэ сина дигэн нур,
Кан саркыса, жанын эрнегэндэ
Мин сузармын кабат сина кул.

Арып-талып донья йоген тартып
Барган чакларында арсан син,
Жигелермен янэшэнэ басып,
Жинел юлны эзлэп чапмам мин!

Кунеллэрен монланган чагында
Назлап-кочып сине соярмен,
Эле бик куп еллар уткэчтендэ
Хаман син дип, яшим,- диярмен!


Рецензии