Мина кирэк

Мина кирэк жылы сузлэрен
Сою тулы назлы карашын
Мин иркэлэп упкэн кузлэрен
"АЛМАМ" дигэн тэмле тавышын.

Мина кирэк жылы кулларын
Ошетмэслек кайнар кочагын
Ялкыннарын хярчак остэп торган
Мэнге сунмэс сою учагын.

Мина кирэк олы йорэген
Бетмэс мэхэббэтле кунелен
Анлат союеннен мэнгелеген
Вакытлыча гына тугелен.

Мина кирэк зэнгэр кук йозедэй
Тыныч, матур тормыш юллары
Беркайчан да тосен жуймый торган
Ин саф хисле сою нурлары.

Мина кирэк килэчэк елларнын
Ышанычлы , ныклы булуы
Сагышлардан, газаплардан тугел
Кузгэ бэхеттэн  яшь тулуы.

Мина кирэк уртак язмышлар
Кайгы, шатлык бергэ кичэргэ
Мэхэббэтнен татлы шэрабларын
Озак еллар бергэ эчэргэ.


Рецензии