Кайчан язам

Илхам килсэ утырып шигырь язам
Тэрэзлэрдэ утлар кабынгач,
Мина эле ялгызлык янамый)))
Тэрэзэмэ баккан ай булгач.

Шигырь язам шатлык килгэндэ
Ташып чыккан чакта хислэрем
Союлэрдэн шашып, баш югалтып
Назга кумелеп утсэ кичлэрем.

Шигырь язам бэхет савытлары
Тулып ташкан чакта кырыннан
Ижат чишмэсеннэн мон аламын
Кырда очкан тургай жырыннан.

Шигырь язам калсам сагышланып
Бетмэс  уйлар килсэ башыма,
Балаларым, оныкларым бар,дип
Рэхмэт укыйм ходам каршында.

Шигырь язам эткей-энкеемэ
Аларга без мэнге бурычлы,
Ак кагэзьгэ язам серлэремне
Жаным таба алса тынычлык...

Язып куям шатлык хислэремне
Эгэр соелеп, соеп яшэсэм,
Яннарымда якын кешем барда
Кузлэренэ карап дэшэ алсам.

Шигырь язам башка кайгы тошсэ,
Кунелем очса зэнгэр куклэргэ,
Кукрэгемнэн ургылса чишмэлэр,
Очкын уйнаганда кузлэрдэ!!!


Рецензии