Арыгансын тукта!!!
Ник жайдагым аны телэсен?
Кай жирлэрен артык башкалардан
Кешни,кешни ник сон колэсен?
Атын арган хаман камчылама
Алга таба инде баралмый...
Купме генэ камчын селтэсэн дэ
Синен арттан инде куалмый!
Юл кырында жегэрлеген аты
Тели туктап халляр алырга
Житте!-ди ул, синен арттан чабу
Вакыт тыныч урын табарга.
Уйлау кирэк, эгэр бер кон атын
Чабып, талып, алжып егылса
Ник иярдем шушы азгынга, дип
Зур кузенэ яшьлэр тыгылса...
Тирлэп, пешеп ярсыган атынны
Туктата бел, зинхар сонлама
Узен туйсан, кузлэр мэнге туймас
Шайтан котыртуын тынлама!
Кыса йорэк, уйный кан басымын
Сарыф итмэ булган саулыкны!
Ял ит жайдак тыныч болында
Саклап бэхет дигэн байлыкны!
Э мин хичтэ кумыйм атымны
Ярсытмыймын аны камчылап
Сулга керми, уз юлымнан барам
Килэчэкне уйлап, яхшылап.
Гонах алмыйм, куз яше туктермим
Мине якын иткэн беркемне
Син куган ат егылыплар улсэ
Юл чатында калма, берконне...
Ак кагэзьгэ нигэ язам, белмим
Камчы тошэр микэн кулыннан
Берчак туктап, чыга белерсенме
Гонахларга баткан юлыннан...
Свидетельство о публикации №114100805681