УЗ ЮЛЫМ

Хяркемнен уз юлы бу доньяда
Узе сайлый кая барасын
Кем тапалган, иске юлдан атлый
Э берэулэр сайлый янасын.

Уз иркендэ бу якты доньяда
Нинди юлдан синен атлыйсы
Кемнен юлы болыт эчлэрендэ
Э кемнеке, куктэ балкыйсы.

Кемдер гомер буе туры юлдан
Атлый хичтэ читкэ тайпылмый
Э куплэре кыек юлга атлый
Гонахлардан хаттэ чирканмый...

Доньяларда бик куп юллар бар
Сайлый белик дорес булганын
Читкэ тайпылмыйча атласакчы
Гомеркэйнен инде калганын.

Хяр адэмнен уз юлы доньяда
Иман бирсен дорес атларга
Озелмэсен берук безнен юллар
Эткей-энкей коткэн якларга...

Узебез сайлап алган шушы юлдан
Гонахларга батмый атлыйкчы
Туры юл курсэткэн йолдызкайны
Мэнге сунмэс итеп саклыйкчы.


Рецензии