ИЛЛЕ ЯШЬ УЛ ЧУП КЕНЭ

Илле яшь ул ир кешегэ
Гомер тугел чуп кенэ
Алда эле бетмэс урлэр
Яулыйсы бар куп кенэ.

Илле яшьтэ ир-ат эле
Типсэ тимер сындыра
Кузен кысса яшь кызларнын
Йорэклэрен яндыра.

Жырла, бие шатлан эйдэ
Барысынын исе китсен
Яшь чакта сер бирмэгэннен
Хазер исенэ тошсен.

Яннарында жанын сойгэн,
Усеп килэ оныклар
Шуннан да кадерле жирдэ
Я эйт мина ни сон бар?

Яшэ жирдэ ду китереп
Донья эле кин, матур
Сою булса йорэклэрдэ
Яшь чаклар кире кайтыр.

Гомер утэ,-дип кайгырма
Алтын эле синен коз
Оныкларынны сойгэндэ
Бэхеттэн елмайсын куз.

Илле димэ, бас оздереп
Буген синен бэйрэмен
Хормэт итеп туганнарын
Бирэ бэхет бэйлэмен.

Алгы кондэ шул бэхеттэн
Ходай сезне аермасын
Парлы канатлар сынмасын
Язмыш жиле каермасын.


Рецензии