Куклэр жылый...
Жылый куклэр ачы язмыштан
Кузлэр тугел,ахры кунел жылый
Башка килгэн шушы сагыштан.
Зэнгэр кукне каплап болыт йозэ
Елмая алмый хаттэ кояшта,
Интегэсен жылы курэ алмый
Сагыш тошсэ шул ялгыз башка.
Яшен уты китэ чагылыплар
Йорэк куя шулчак озелеп
Жир селкетеп куклэр кукрэгэндэ
Гомер уза жепкэ тезелеп...
Ялгызлык ачысын тол хатыннын
Болыт тыймый,бик куп жыелган
Жихан елый буген сыкрап-эрнеп
Эллэ куктэн куз яшь коелган.
Бер ел утте синсез ялгызым...
Куз яшьлэрем хаман тыя алмыйм
Тол хатынга кояшта нур сипми
Куктэ болыт,жылы табалмыйм.
Еллар утэ, ойрэнергэ кирэк
Бу доньяда синсез яшэргэ
Ялгызлыктан, куз яшеннэн эрнеп
Комеш куна минем чэчлэргэ...
Болытларнын миндэ эше юк шул
Бер ходайга алар буйсына...
Башларыма башка кайгы бирмэ
Тузэрмен мин калган барсына...
Сентябрь 2010 ел.
Свидетельство о публикации №114040406142
