Абынма

Тормышнын кин юлларыннан
Чапты гомер атларым,
Сабыр бул,диеп эйтмэгез
Шашып сойгэн чакларым.

Тормыш юллары куп торле
Кайберлэре бик тигез,
Парлап атласан шул юлдан
Биктэ нык була нигез.

Тормыш юллары кайвакыт
Була бик сикэлтэле,
Тузем булсан,чыдый алсан
Утэрсен хяр киртэне.

Тормыш юллары тузанлы,
Тик уралма тузанга
Булган кадерлэр югала
Тузан кунса,саф жанга.

Тормыш юлы була ташлы
Карап атла, абынма!
Ярат син табып тиненне,
Чит ятларга табынма...

Тормышкайнын кин юллары
Таулар ашада уза,
Кадер куреп яшэмэсэн
Йорэк кыллары туза.

Без барасы ерак юллар
Куперлэр аша утэ,
Ышанычлы купер сайлыйк
Алар бэхеткэ илтэ.

Тормыш юлы биктэ озын
Салларда да йозэбез,
Утка кереп,суга тошеп,
Тормыш кулен гизэбез.

Атлап булмый тигез юлдан
Упкын аша утмичэ,
Максатка ирешеп булмый
Сусыз чуллэр кичмичэ.

Тормышнын кин юлларыннан
Атла бердэ туктамый
Уйлап сайла барыр юлын
Дорес яшэ,уфтанмый.

Хярбер кеше узе сайлый
Алга барыр юлларын
Сайлыйк кунелгэ ятышлы
Чынлар гомер жырларын.


Рецензии