Рэхмэт, ходаем!

Эй, Ходаем, бу конгэчэ саклап килден,
Бу доньяда ялгыш адымнан.
Кара урман эчлэреннэн юллар салдым,
Чапкан атны элэктердем мин ялыннан.

Эрнесэ дэ жаным вакыт-вакыт,
Ерак тордым мин хярвакыт ялганнардан.
Егылсам да, кабат тордым, бирешмэдем,
Беркайчан да уч алмадым пычрак жаннан.

Бик авыр булса да, ач торсам да,
Авыз итмэдем мин харэмне.
Уз кочемне куеп эшлэп таптым,
Уземэ насыйп язган халялне.

Гомер буе туган арасында
Йоретмэдем начар, нахак суз.
Шуна хормэт итэ туганнарым,
Чиста кунел, якты минем йоз.

Ишетсэм дэ кайчак нахак сузлэр
Уч итэм дип ятьмэ кормадым.
Эрнегэн йорэктэн тамса да кан
Беркемгэ начарлык кылмадым.

Гомер буе саклап, яклап килден,
Бу доньяда барлык ялгыштан.
Рэхмэт, Ходаем, акыл биргэненэ,
Зарланмам мин хич тэ язмыштан!


Рецензии