Йоримен урамнарда

Урам буйлап матур атлап
Мин йорергэ яратам,
Кузэтэм уткэн-суткэнне
"Амур" уклары атам.

Тык-тык атлап мин узганда
Егетлэр кала карап,
Бигрэк матур чукынчык,дип
Селэгэйлэрен ялап.

Алга атлыйм юлларымнан
Карыйм парлы затларга
Хатыны иренэ карый,
Э тегесе ятларга...

Кузлэренэ карап утэм,
Очраса чибэрлэре,
Телефоннарында алам,
Чыгар дип, кирэклэре.

Юл сораган булып кына,
Туктатам ин шэплэрен,
Кара кузлэремне кыссам
Озелер узэклэрен...

Битлэрем алсу алмадай
Кар бортеге чэчемдэ
Егетлэр мина куз кыса,
Минем китми исемдэ.

Янсын эле йорэклэре
Миндэй матурлар сирэк,
Кулыма тошерим дисэн,
Ах,тырышырга кирэк...

Йорим эле урамнарда
Саф хава рэхэт жанга,
Тозэтэм йорэкнен жоен,
Яна хис шуна дэва.

Урамнардан тык-тык атлап
Жырлый-жырлый йоримен
Барлык ялгызларга жирдэ
Мин сабырлык телимен...

Яшим эле янып-дорлэп,
Ялгызлык ул чир тугел,
Бэхет кошын тоталмаган,
Ир затлары ИР тугел...

Шулай йорим урамнарда
Уземэ илхам алып,
Хяр нэрсэнен вакыты бар,
Гомер тиз утэ агып.

Чибэрлэр куп,ышанычлы,
Булганнары бик сирэк,
Тормыш ярга бэрмэс очен
Ышанычлысы кирэк...

Буген эле мин ирлэрнен
Йорим узэген озеп
Мина тин яр чыгар эле
Каршы елмаеп-колеп.


Рецензии